<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><aka>Дан җырлыймым</aka>
<key>Bbm</key>
<title>Бөек Аллам Гайсәм Изге Рухым</title>
<lyrics>[V1]
.Bbm                    Ab
 Бөек Аллам, Гайсәм, Изге Рухым
.   F              Bbm
 Исемеңне Синең зурлыймын.
.          Ebm           Bbm
 // Рәхмәт әйтеп Сиңа барсы өчен
.     Ab     F        Bbm
 Сиңа мәңгелек дан җырлыймын. //

[V2]
 И сөекле, и кадерле Аллам,
 Рәхмәт Сиңа барлыгың өчен.
 // Синең генә бар җиһанга җитә
 Мәхәббәтең, шәфкатең, көчең. //

[V3]
 Син - гүзәллек; Син - сөюнең үзе
 Күңелләргә шатлык бирүче.
 // Җаныбызга тынгы, йөрәкләргә
 Сүнмәс бер нур булып керүче. //

[V4]
 Синең белән миңа шундый рәхәт,
 Һәрчак тоям мәхәббәтеңне.
 // Авыр чакта Син ярдәмче миңа
 Кызганмыйсың мәрхәмәтеңне. //

[V5]
 Кыенлыклар, куркынычлар килсә,
 Сыенам мин Синең куенга
 // Һәм килгәндә шатлык, сөенечләр
 Син буласың минем уемда. //

[V6]
 И шәфкатьле, изгелекле Атам,
 Яклаучым да, Саклаучым да Син.
 // Бердәнберем, таянычым минем,
 Син булмасаң нишләр идем мин? //</lyrics>
<hymn_number>34</hymn_number>
</song>